Шулай да булыр: Карбыз ашап үлгәннәр...

Һиндстанда карбыз һәлак иткән дүрт кешедән торган гаиләнең серле агулануын тикшерәләр. Бу хакта The Times of India яза.

Шулай да булыр: Карбыз ашап үлгәннәр...Шулай да булыр: Карбыз ашап үлгәннәр...
Шулай да булыр: Карбыз ашап үлгәннәр...

Абдулла Додаки, аның хатыны Насрин һәм Мумбайдан кызлары Аиша белән Зәйнәп туганнары белән бергә кичке аш ашаган. Төнге сәгать берләр тирәсендә дүртесе дә базардан сатып алынган карбызны ашап бетерәләр...

Иртә таңнан исә аларда агулану симптомнары барлыкка килә. Ир белән хатынны һәм дә балаларын ашыгыч рәвештә хастаханәгә илткәннәр, әмма табиблар аларга ярдәм итә алмаган. Медиклар бозылган карбызны ашау да мондый агулануга китерә алмас иде, дип белдергән...

Гастроэнтеролог Акаш Шукла билгеләп үткәнчә, кешеләрнең аерым төркемнәрендә кайбер җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә кискен реакция булырга мөмкин, әмма карбызлар бу исемлеккә керми.

Әлегә тикшерүчеләр эшне бәхетсезлек очрагы буларак классификацияләгәннәр һәм суд-медицина экспертларының тулы нәтиҗәсен көтәләр.

Фото: stock.adobe.com.

Шулай да булыр: Карбыз ашап үлгәннәр...
Шулай да булыр: Карбыз ашап үлгәннәр...
Шулай да булыр: Карбыз ашап үлгәннәр...
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас