Сәер хәлләр.
Әтиебез вафат буласы ел иде бу. Көчле авыруы булу сәбәпле, ул көчкә йөри. Фикер сөреше дә авырайды. Хәтере начарлнанды, акрын гына сөйләшә, сөйләме эзмә-эзлекле түгел иде инде.
Җәй башы. Яшенләп, бик куркыныч кара яңгыр болыты килә. Барыбыз да өйдәбез. Әти дә, әни дә, сеңелем, аның улы, ирем һәм мин.
Төшке ашны ашап алдык та, мин яңгыр килеп җиткәнче дип, тышта тиз генә савыт-сабаларны юа башладым. Эшемне төгәлләп, бар нәрсәне йөгертеп өйгә алып керүемә, коеп яңгыр ява башлады.
Бака ягына караган тәрәзә янында булашканда, күзем ничектер тәрәзәгә төште. Ә анда зур бәрәңге бакчасына чыга торган капка куренеп тора. Коеп яңгыр яуганда шул капкадан чыгып баручы әти күземә күренде. Мин инде кухня ягында узем генә идем
Әтинең чыгып киткәнен нишләп курмәделәр икән, пычракта таеп егылса дип, чыгып йөгердем. Верандага чыксам, барысы да шунда утыра. Әти дә анда. Ул миңа елмаеп карады. Өсте коп-коры. Мин әллә нишләп киттем. Өйдәгеләрне куркытмыйм дип, берничә минут элек кенә күргәнемне беркемгә дә әйтеп тормадым.
Алай да, күргәенмен иремә әйттем.
Берничә айдан, кызганыч, әтиебез дөнья куйды. Менә бит ничек ул дөнья, без аңлап бетерерлек түгел