Барлык яңалыклар

Кытайлар "4" санын яратмый

Русия кунакханәләренә кытайларны урнаштырганда 4 саныннан качарга киңәш иттеләр.

Кытайлар "4" санын яратмый
Кытайлар "4" санын яратмый
КХР туристларын 4 саны булган кунакханәләрдә һәм катларда урнаштырырга киңәш ителми. Бу хакта РФ «Туризм һәм иярчен хезмәтләр" беренчел милли стандартына кушымтада әйтелә. 
Билгеле булуынча, Кытайда 4 саны бәхетсез санала, чөнки ул яңгырашы буенча тормышның тукталуын белдерүче сүзгә охшаган.
Моннан тыш, рекомендацияләрдә КХР туристлары өчен номерларны Кытайда җитештерелгән чәйнек, яфраклы чәй һәм үлән җыелмалары, стаканнарда тиз әзерләнүче токмач һәм  бер тапкыр кулланылучы таякчыклар белән җиһазлау кирәклеге турында әйтелә.Кунакханәләргә шулай ук менюга дөге, токмач, ашлар, парлы ризыклар, яшелчә гарнирлары, кытай кабымлыклары һәм соя соусы кертергә киңәш ителә.
Беренчел илкүләм стандарт 2026 елның 1 июненнән эшли башлаячак һәм киңәш сыйфатында булачак, дип билгеләнелә.
OneTwoTrip экспертлары белдерүенчә, русиялеләр Кытай Яңа елын бәйрәм итүгә ешрак йөри башлаган: броньланган кунакханәләр саны - 42% ка, ә сатып алынган авиабилетлар саны 55% ка арткан.
Моннан тыш, урнаштыруга бюджет та арткан — тәүлегенә уртача 12,7 мең сумга кадәр, бу узган ел белән чагыштырганда 1,4 мең сумга күбрәк. Белгечләр билгеләгәнчә, еш кына русиялеләр Шанхайдагы кунакханәләрне броньлаган: заказларның 40,2% шушы шәһәргә туры килгән.
 
Фото:broni.travel 
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас