Русиядә доллар миллиардерлары саны арткан

Тормыш шундый шул: баеган - байый, кемдер туйганчы икмәк тә ашый алмый. 

Русиядә доллар миллиардерлары саны артканРусиядә доллар миллиардерлары саны арткан
Русиядә доллар миллиардерлары саны арткан

Бер ел эчендә безнең илдә 16 яңа доллар миллиардеры барлыкка килгән, ә алар барлыгы 105 кешегә җиткән, дип яза "Hurun Research Institute"Кытай тикшеренү оешмасы.

Русиядә байларның яше якынча 61яшь.

Дөнья рейтингында 🇷🇺Русия долларлы миллиардерлары саны буенча 7нче урында тора.(2019 елда 9нчы урында булган). Исемлектә Кытай алда бара, икенче урында — АКШ, һәм лидерлар өчлеген Һиндстан йомгаклый.

Тикшеренү авторлары әйтүенчә, Русиядә байлык тигез бүленмәгән. Гомум байлыкның 83 проценты Русиядәге иң бай 10 процент кеше кулында.

Сез дә шундый фикердәме? 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас