Приморье краеның Находка шәһәрендә яшәүчеләрне кар кар гаҗәпләндергән. Кар көртләре, тротуарлар, машиналар һәм балалар мәйданчыклары – барысы да күмер тузаны астында калып карайган.
Хәзер Промышленная урамында яшәүчеләргә көненә берничә тапкыр тәрәзә төпләрен, мебель өстен сөртергә, келәмнәрне кагарга туры килә икән. Мондый гадәти булмаган кар чыганагы - “Астафьев терминалы” җирле күмер склады.
Тик шунысы бар, халык әйтүенчә, узган елларда мондый проблемалар булмаган. Әлеге хәлнең сәбәбе нәрсәдздер – әлегә билгеле түгел.