Ил властьлары демонстрацияләрне аяусыз бастырырга мәҗбүр, хокук саклаучылар йөзләрчә һәлак булучылар һәм меңнәрчә кулга алынучылар турында белдерә. Илдә менә шундый вакыйгалар кайнаганда Иранның соңгы шахының улы Реза Пәхләви илгә әйләнеп кайтырга һәм күчмә хөкүмәтне җитәкләргә әзер булуын белдерә.
Протест белдерүчеләр Тегеранда Ислам революциясе сакчылары корпусы бинасына ут төрткән, көньяк провинцияләре Фарстагы Каемийя шәһәрендә "Әл-Кудси" көчләренең элекке командиры сынын бәреп төшергән, дистәләрчә мәчет һәм банкка һөҗүм иткән.
Властьлар интернет һәм телефон элемтәсен өзгән. Көч структуралары чуалышларны каты бастыруга: ишләп кулга алуларга, протест белдерүчеләргә каршы корал куллануга күчкән. Репрессияләр көннән-көн күләмлерәккә әверелгән. Иран хокук саклаучылар оешмасы мәгълүматлары буенча, 11 гыйнвар киченә чуалышлар барышында 544 кеше, шуларның 48-е хәвефсезлек көчләре хезмәткәрләре, һәлак булган. 10 меңнән артык протест белдерүче кулга алынган.
Иран властьлары протест акцияләрен "террористик гамәлләр" дип атаган һәм аның артында АКШ белән Израиль торуын билгеләгән. Президент Масуд Пезешкиан, Ислам Республикасын җимерү максаты белән, протестка чыгучыларның гамәлләрен турыдан-туры чит дәүләтләр координацияли дигән. Иранның югары лидеры аятулла Али Хаменеи протестта катнашучыларны Дональд Трамп мәнфәгатендә эш итүче тәҗрибәсез һәм акылсызлар өере дип атаган. Ил хөкүмәте Ирандагы протестларны АКШ һәм Израильнең Иранга каршы сугышының яңа этабы, әгәр илгә һөҗүм була калса, дошманның хәрби объектлары һәм кораблары Иран Кораллы көчләренең законлы максаты булачак, дип янаган.
Варис принцы Реза Пәхләви протестлар башлану илгә кайтырга әзер булуын белдергән, ил халкын забастовкаларга, стратегик әһәмияткә ия булган урамнар һәм объектларны басып алырга, ислам режимына каршылык күрсәтергә чакырган.
АКШ нинди белдерүләр ясый соң? Дональд Трамп чуалышлар башлану белән, протестларда катнашучылар һәлак булган очракта, Иранга каршы хәрби операция белән янаган. Көнбатыш басмалары белдерүенчә, АКШ Иранга басым ясауның төрле вариантларын - киберһөҗүмнән алып хәрби һөҗүмнәргә кадәр карый. Шул ук вакытта Трамп, әгәр Иран Америка объектларына һөҗүм итсә, моңа кадәр ул күрмәгән һөҗүм белән янаган. Шул ук вакытта Трамп Иран властьларының аның белән бәйләнешкә керүен әйткән. "Иран сөйләшүләр алып бару өчен шалтыратты. Алар гел генә Кушма Штатлардан тукмалудан туйганнардыр дип уйлыйм", -дип масайган Трамп.
Иранда вакыйгалар арытабан нинди төс алыр? Бу җәһәттән сәяси экспертлар төгәл фикер белдерергә ашыкмый. Әлегә АКШ турыдан-туры һөҗүм ясауны чигереп тора. Ул илдәге чуалышлар һәм диверсияләрнең тискәре нәтиҗәләр бирүенә өметләнә. Протестлар Иранны тагын да ныграк ялмап алса, хәрби кысылу, мөгаен, кирәкмәс ди ул. Шулай ук АКШ, дөнья халкының игътибарын Иранга юнәлтеп, Гренландиягә булган дәгъвасын уңышлы гына тормышка ашырып куюы бик мөмкин.