ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Башкортстан территориясендәге яңа объектларны кертергә планлаштыралар.
11 ноябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында ЮНЕСКО эшләре буенча республика комитетының күчмә утырышын уздырды.
Ул Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге мәйданчыгында узды.
Көн тәртибендә-гомумрусия һәм дөнья киңлегендә югары фәнни һәм мәдәни-тарихи кыйммәткә ия булган регион объектларын һәм территорияләрен алга җибәрү.
- Бездә республиканың бу өлкәдәге потенциалын ничек үстерү турында төгәл күзаллаулар бар. Мондый ышанычны безгә, һичшиксез, ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комиссиянең, Русиянең Париждагы ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиллегенең ярдәме бирә, - диде Радий Хәбиров. - ЮНЕСКО проблемалары безнең өчен бик мөһим һәм төрле юнәлешләрне үз эченә ала – республиканың табигый һәм этномәдәни төрлелеген саклаудан алып экологик туризмны һәм тиешле инфраструктураны үстерүгә кадәр.
Фото: ufimnivy.ru