Һиндстанның Карнатака штатында ел саен сыер тизәге белән бәрешү - Горехабба фестивале үткәрелә.
Бәйрәмдә катнашучылар бу көнне, гасырлар буе дәвам иткән ышануларга ияреп, бер-берсенә сыер тизәге сылыйлар, аның белән атышып уйныйлар.
Монда яшәүче халык йолалары буенча, бу чистарыну көченә ия икән: гөнаһлардан азат итә, уңыш китерә һәм явыз көчләрдән саклый. Анда яшәүче халык, сыер тизәге индуизмда сыерның изге статусы аркасында, үзенчәлекле сыйфатларга ия дип ышана.
Ә бу бәйрәмдә тирес исенә ничек түзәләр икән соң – монысы билгесез...
Ярый әле шунда тумаганбыз, дип уйлап куйдыгызмы?