-11 °С
Кар
Яңа Зеландиядән яшәүче бер ир Гиннес рекордлар китабына эләгү өчен исемен үзгәртергә карар иткән.Ул үзенә 2253 сүздән торган исем уйлап тапкан. Башта аңа мондый документ бирергә баш тартканнар, чөнки паспортта аны язарга урын җитмәгән. Тик бу кеше моның белән генә тынычланырга теләмәгән, судка мөрәҗәгать итеп, барыбер үзенекен эшләгән.
Күз алдына да китерүе кыен - документлар тутырганда ул нишләргә уйлый икән?