Төркиянең көнбатышында 6,1 магнитудалы көчле җир тетрәү булган. Биналар җимерелгән, зыян күрүчеләр саны ачыклана.
Җир тетрәүнең эпиүзәге Сындыргы шәһәреннән якынча 10 чакрым ераклыкта теркәлгән, көчле тетрәүләрне Истанбул, Измир, Балыкесир шәһәрләрендә яшәүчеләр сизгән.
Кайбер башка шәһәрләрдә дә биналар җимерелгән һәм хәзер электр уты һәм су белән тәэмин итүдә өзеклекләр күзәтелә.
Кайбер кешеләр өйләрен ташлап чыгып киткән һәм тагын тетрәүләр булуыр дип, кайтырга куркып йөриләр.
Урыннарда ашыгыч хезмәтләр эшли.
Чыганак: SHOT каналы.