Цирк артисты Казандагы тамаша вакытында аңын югалткан. Аның велосипед белән трюгы уңышсыз килеп чыккан.
SHOT мәгълүматлары буенча, бу хәл Казан циркында «Одержимые» экстрим-шоу вакытында булган. Матвей Циренщиков исемле артист велосипед белән сикергәннән соң идәнгә җайсыз төшеп, башы белән манежга бәрелгән һәм аңын югалткан.
Тамашаны туктатып тормаганнар, коллегалары шунда ук ярдәмгә килгән, Матвейны сәхнә артына алып чыкканнар.
Ашырыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар артистның баш мие селкенгән, дигәннәр.