Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 октябрь , 19:02

Башкортстан игенчеләре булдыра!

    Башкортстан аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. Аларның уңышы 3,8 млн тоннадан артып китте, бу узган ел күрсәткеченнән 500 мең тоннага күбрәк.

Башкортстан игенчеләре булдыра!
Башкортстан игенчеләре булдыра!

   Бу хакта төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә БР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

   Урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча уртача уңыш 27,4 ц/га тәшкил итте. Суктыру буенча Стәрлетамак районы алда бара, анда 237 мең тонна ашлык җыелган.

Моннан тыш, республикада шикәр чөгендере мәйданнарының 90 проценты эшкәртелде. Игенчеләр һәр гектардан уртача 485 центнер уңыш алалар. Татлы тамырның тулаем җыемы 1,9 млн тоннадан артык тәшкил итә. 760 мең тоннага җиткән майлы культураларны җыю да төгәлләнеп килә. Башкортстан хуҗалыклары шулай ук азык әзерләү һәм киләсе ел уңышы өчен көзге культураларны чәчүнең финиш этабына чыктылар.

    Вице

– премьер хәбәр иткәнчә, бер айдан да кимрәк вакыт эчендә аграрийлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр. Уфада тантаналы чаралар 7 ноябрьгә планлаштырылган. Башкортстан башлыгы урып-җыю кампаниясенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм игенчеләргә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

   – Елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

- Хуҗалыкларның чәчүлек структурасында сыгылмалылык күрсәтүе һәм бүген базарга кирәкле культураларны игүе мөһим.

   Фото: bashinform.ru                                        

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас