Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
17 октябрь , 13:15

Путин һәм Трампның Будапештта очрашуы көтелә

16 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин белән АКШ президенты Дональд Трамп телефон аша сөйләшкән.

Путин һәм Трампның Будапештта очрашуы көтелә
Путин һәм Трампның Будапештта очрашуы көтелә
16 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин белән АКШ президенты Дональд Трамп телефон аша сөйләшкән.  Сөйләшүдән соң Америка лидеры диалог барышында зур прогресска ирештек дигән белдерү ясаган.
Владимир Путин белән Дональд Трампның телефон аша сөйләшүе Украина президенты Владимир Зеленский өчен көтелмәгән хәл булган. Чөнки ул бүген АКШка рәсми сәфәр ясый, анда ул Дональд Трамп белән очрашырга тиеш. Зеленскийның АКШка баруының төп максаты - ерак арага очучы "Томогавк" канатлы ракеталарын сорау. Украина АКШтан алып, аны Русиянең төпкел төбәкләренә ату турында күптән хыяллана.  Ләкин Дональд Трамп белән Владимир Путинның сөйләшүе аның хыялларын челпәрәмә китерә. Шуңа да Америка лидерының  Путин белән сөйләшүе һәм аларның Венгриядә очрашырга җыенуы турындагы белдерүләре Украина делегациясенең, кем әйтмешли, һушын алган.

Фото: ru.ruwiki.ru

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас