-11 °С
Кар
Белүебезчә, күп илләрдә кеше үлгәч, мәетне җирләү урынына яндыралар. АКШта мәрхүмнәрнең көленнән салютлар ясый торган ритуаль хезмәтләр сервисы бар икән. Анда мәетне яндыргач, мәрхүмнең якыннары салют төсләрен сайлый, аннан көлне шул буяулар белән бутыйлар да һавага салют очыралар, ди.
Бу хезмәтне булдыручылар шул рәвешле “сез үлгән кеше белән «бәйрәмчә» саубуллаша алачаксыз” дип клиентларын җәлеп итә.
Бу "мода" безнең илгә дә килеп җитмәгәе...
Фото:ilpost.it