Бәхет алып килсен ак карлар!
Бүгенге иртәдә кайбер урыннарда кешеләр йокыдан торуга яктылыкка сокланды. Урыны белән дөнья ап-ак булган. Әйе, үткән төндә бездә дә кар төште, күбәләкләп, ишеп-ишеп, хәтта.
Башкортстанның Әбҗәлил районы Күчем авылы халкы «карлы" кадрлар белән уртаклашкан. Авылда төн эчендә шулкадәр күп кар яуган. Синоптиклар фаразлары буенча, ул вакытлыча гына, эреп бетәчәк.
Шулай ук, 12 октябрьдә уфалылар да беренче карны күзәтте. Якшәмбе кичендә Республика башкаласында бераз кар яуды.
Юлларда менә шундый матур күренешләр күзәтеп, хисләнеп йөрүчеләр дә күп булды.
Ә Белорет- Уфа юлы ябык. Машиналар әле җәйге резинада булуын исәпкә алып, сак йөрегез, дуслар.
Бәхет алып килсен ак карлар, илләргә, Ватаныбызга тынычлык алып килсен!