Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 октябрь 2025, 13:48

Бунт барып чыкмаган

Чуалышлар алдан әзерләнгән.

Бунт барып чыкмаган
Бунт барып чыкмаган

4 октябрьдә Грузиядә җирле үзидарә органнарына сайлаулардан соң зуркүләмле протест акцияләре башланган. Протест белдерүчеләр ил башкаласы Тбилиси урамнарына чыккан. Алар президент сараена килгәннәр һәм аны басып алырга тырышканнар. Шулай итеп оппозиция муниципаль һәм Тбилиси мэры сайлауларыннан соң дәүләт борылышы ясарга маташкан.

         Чуалышлар алдан әзерләнгән. Аны оештыручыларның берсе, илнең элекке прокуроры Мартаз Зоделава, «ир-егетләр гайрәтен күрсәтеп», президент сарае ачкычын кулга төшерергә чакырган. Берничә дистә кеше,президент резиденциясенә бәреп кереп, ут төртүгә ирешкән. Полиция, яшь агызучы газ кулланып, протест белдерүчеләрне кысрыклаган. Грузия Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, Тбилисидагы чуалышларда 21 полиция хезмәткәре яраланган. Протестта катнашкан 30 кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән.

         Грузия премьер-министры Ираклий Кобахидзе оппозициянең Тбилисида чираттагы тапкыр мәйдан оештырырга тырышуын белдергән. «Властьны бәреп төшерү омтылышы уңышсызлыкка тарыды», —дигән ул соңгы 4 ел эчендә бишенче тапкыр дәүләт борылышы ясау омтылышы булуын исләренә төшереп.

            Бунт оештыручылар кулга алынган. Биш кешегә Конституцион төзелешне көчләп үзгәртү гамәлләрендә, властьны бәреп төшерергә чакыруда һәм аңарда катнашуда гаеп белдерелгән. Законга ярашлы аларның 9 елга кадәр иректән мәхрүм ителүләре мөмкин.

            Ираклий Кобахидзе илдәге хәлләрне тотрыксызландырырга тырышуда чит ил көчләренә гаеп белдергән һәм «Грузиядә чит ил агентурасы тулысынча нейтральләштереләчәк» дип белдергән. Шулай ук алдагы 3 елда властьта «Грузия хыялы» булачагын, аның ил белән идарә итү, илнең үсеше өчен үз өстенә җаваплылык алачагын билгеләгән.

            Европа Грузияне Русиягә каршы икенче фронт итеп файдаланырга тели. Аңардан Молдавия сыман марионетка ясарга тырыша. Әмма Грузиянең үзе сайлаган анык юлы бар. Ил властьлары милли мәнфәгатьләрне яклый.  Мәскәү белән мөнәсәбәтләре катлаулы булуына карамастан, алар Русия белән конфронтациянең күңелсез нәтиҗәләргә китерә алуын яхшы аңлый. Моны властьлар гына түгел, халык та яхшы аңлый. Сайлау нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Илдә идарә итүче «Грузия хыялы — Демократик Грузия» партиясе  муниципалитетларда җиңү яулаган. Партия ил буенча 81% тавыш җыйган.  Яңа сайланган Тбилиси мэры Каха Каладзе, сайлаучыларның 71 % тавышын җыеп, көндәшләренә бернинди мөмкинлек калдырмаган.  Грузиягә Европа тагарга тырышкан сугыш кирәкми.

Фото: granmax.ru

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас