Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 октябрь , 13:34

Бер елда — биш премьер

Бүген илдә аның тизрәк отставкага китүен көтәләр.

Бер елда — биш премьер
Бер елда — биш премьер

Европаның йөрәге дип саналган Парижда да соңгы елларда һич тынычлык юк — кешеләр эшкә йөргән кебек протестларга йөри.

Быел сентябрьдә протестлар тагын көчәеп киткән. «Барысын да биклибез» лозунгы астында  киңкүләмле акцияләр башланган. Протест белдерүчеләр  2026 ел бюджеты турындагы закон проектында тәкъдим ителгән катгый экономия чараларына каршы чыгыш ясый.

         Сүз быел июльдә Франциянең элекке премьер-министры Франсуа Байру таныштырган документ турында бара. Закон проекты пенсияләрне һәм социаль түләүләрне арттыруны күзалламаган булган. Ул шулай ук, оборона министрлыгыннан тыш, башка министрлыклар һәм ведомстволар бюджетын арттыруны карамаган.  Оборона министрлыгына «дөньяда хәвефсезлек торышы начарлануы сәбәпле» 3,5 млрд евро бүленәчәк. Байру шулай ук, бюджет дефицитын киметү өчен, французларга күбрәк эшләргә кирәк дигән.

         Бу атнада Франциянең чираттагы премьер-министры Себастьян Лекорню отставкага киткән. Бу хәл дә Макронның абруена ныклап суга. Соңгы бер ел эчендә Франциядә бер-бер артлы биш премьер-министр алышынган. Былтыр Элизабет Борн вазифадан киткәннән соң аның урынына тәгаенләнгән Габриель Атталь хөкүмәт башлыгы булып 240 көн — 2024 елның 9 гыйнварыннан 5 сентябренә кадәр эшләгән. Аңардан соң килгән Мишель Барнье 98 көн  утырса, Франсуа Байру 271 көн вазифаны башкарган. Байру урынына тәгаенләнгән Лекорню бөтенләй рекорд куйган — ул хөкүмәт башлыгы булып нибары 27 көн эшләгән.

         Бәлки шуңа күрә дә, соңгы ике ел эчендә Франция хөкүмәте киңкүләмле протестлар белән йөзгә-йөз очраша да инде. Атталь премьер-министр булганда Парижны фермерлар басып ала. Барнье килгәч, аның тәгаенләнүенә каршы булучылар ярсып чыга. Байруны икътисадта уңышсыз чаралар кабул иткәне өчен, татарча итеп әйткәндә, эшеннән куалар.

         Гомумән, соңгы елларда Франциядә премьер-министрлар ике елдан артык эшли алмаган. Мәсәлән, Эдуар- Шарль-Филипп 2017 елның маеннан 2020 июленә кадәр идарә итсә, аңардан соң тәгаенләнгән Франсуа-Шарль-Арман Фийон 2007 елның маеннан 2012 елның маена кадәр эшли алган.

Соңгы протестларга килгәндә исә, демонстрация илнең 240-тан артык шәһәрендә булган. 76 мең полиция хезмәткәре президентны ачуы ташкан халыктан яклаган. Эммануэль Макрон популяр булмаган сәясәтчегә әверелгән, аны илнең икътисадын җимерүдә гаеплиләр. Ул бар көченә Украинага ярдәм итү юлларын эзли, Украинаны яклап, Русияне хурлап, бер саммиттан икенчесенә чаба. Бүген илдә аның тизрәк отставкага китүен көтәләр. Шулай итеп, французлар премьер-министрларын гына түгел. президентларын да почмакка ныклап кысрыклый.

Фото: sputnik.by

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас