Белгечләр раславынча, нут борчагы, углеводларга бай башка продуктлардан аермалы буларак, канда шикәр микъдарының кискен артуына китерми. Нут борчагы магний һәм калийга бай, алар исә йөрәк сәламәтлеген һәм кан басымын нормаль тотуга ярдәм итә.
Тиз эрүче клетчаткаларга бай булуы аркасында, нут эчәклек эшчәнлегенә ярдәм итә. Ул - эчәк яман шеше профилактикасы өчен яхшы чара. Нут борчагын ашаганда организмда бутират дип аталган матдә барлыкка килә. Бу майлы кислота юан эчәклектә ялкынсынуларны киметергә булыша һәм аңарда яман шеш барлыкка килү куркынычын киметә.