Галимнәр Антарктиданың елдан-ел пычрана баруы хакында чаң кага. Әлеге җир өлешенең пычрануы туристлар агымы артуына һәм тикшерү эшләре көчәенә бәйле. Галимнәр фикеренчә, боларның барысы да планетаның иң чиста урыны булып саналган Антарктиданың табигатенә зыян сала. Әлеге җир кисәге болай да кеше эшчәнлеге аркасында килеп чыккан климат үзгәрешләре куркынычы астында тора.
Галимнәр раславынча, үзгәрешләр соңгы 20 ел эчендә континентка туристлар санының кискен арткан мәленә туры килә. Соңгы елларда туристларның саны елына 20 меңнән 120 меңгә кадәр җиткән. Туристлар агымы көчле булган урыннарда кар ныграк эри башлаган.Галимнәр исәпләп чыгаруынча, бер турист кына да якынча 100 тонна кар эрү тизләнүенә китерә ала икән.
Төп пычратучы чыганаклар: кораблар, самолетлар һәм башка техникаларның ягулык яндырулары. Шулай ук гыйльми экспедицияләр дә Антарктиданы пычратуга үз өлешен сала.
Төрле ил галимнәре Антарктиданың пычрану дәрҗәсен үлчәү өчен 2 мең чакрым ара үткән.
Фото: amic.ru