Америка президенты Дональд Трамп Русия президенты белән очрашудан соң, озакка сузмыйча, Вашингтонда Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашкан.
Сөйләшүләре нибары ярты сәгать чамасы барган.
Инде Украинада утны туктату турында сүз бармый, тотрыклы тынычлык турында килешергә кирәк, дигән Трамп. Русия, АКШ һәм Украина катнашлыгында өчьяклы очрашу ихтималына зур ышанычын белдергән. «Владимир Путин конфликтны тәмамларга тели дип саныйм»,— дигән . Яклар һәм бөтен дөнья теләгән очракта Русия—Украина конфликты тәмамланачак дигән ул. Трамп Украинаның НАТОга керүе планлаштырылмый, ләкин хәвефсезлек мәсьәләсендә аңа зур ярдәм күрсәтеләчәген әйткән, Русия белән Украина арасында территорияләр алмашу мәсьәләсен тикшерү зарурлыгы турында белдергән.
Украина президенты белән очрашудан соң, Трамп Европа лидерлары белән очрашкан. Вашингтонга ГФР канцлеры Фридрих Мерц, Франция президенты Эммануэль Макрон, Бөек Британия премьер-министры Кир Стармер, Финляндия президенты Александер Стубб, Италия премьер-министры Джорджа Мелони, Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен, НАТО генераль секретаре Марк Рютте килгән.Трамп Ак йорттагы чаралар әлегә уңышлы бара дигән белдерү ясаган. Ул Евросоюз башлыклары һәм Зеленский белән очрашу йомгаклары Русия белән өчьяклы очрашуга китерергә тиеш дип исәпли.
Дональд Трамп, Ак йортта Украина һәм ЕС делегациясе белән очрашканнан соң, Русия президенты Владимир Путинга шалтыраткан. «Очрашу соңында мин президент Путинга шалтыраттым һәм очрашуга әзерлекне башладым. Аның урыны соңрак президент Путин һәм президент Зеленский арасында билгеләнер», дип язып чыккан социаль челтәрдәге битендә.
Фото: tvzvezda.ru