Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 август , 13:28

Путин һәм Зеленский очрашырмы?

Сәяси аналитикларыбыз белдерүенчә,  Русия һәм Украина президентларының очрашуы август ахырында булуы ихтимал.

Путин  һәм Зеленский очрашырмы?
Путин һәм Зеленский очрашырмы?

20 августта Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров Украина белән сөйләшүләр буенча делегацияләр дәрәҗәсен күтәрү кирәклеге турында Путинның тәкъдимен яңгыратты. АКШ президенты Дональд  Трамп белән  телефон аша сөйләшүдән соң Мәскәү шундый тәкъдим ясаган.

         Сергей Лавров шулай ук Путин, Зеленский һәм Трампның өчъяклы очрашуыннан соң хәл-вакыйгаларның киеренке төс алу куркынычы турында да кисәткән.  Шуңа күрә очрашу конфликтны көйләүдә катлаулыклар тудырмасын өчен, чараны бөтен дәрәҗәдә яхшы итеп оештырырга чакырган.

         Очрашу кайда булыр? АКШ Венгрия башкаласы Будапешт яхшы урын булачак дигән фикердә. Ләкин Русия бу хакта әлегә белдерү ясарга ашыкмый. Чөнки очрашуны оештыру мәсьәләсе әлегә уйланып бетмәгән. Биредә Русия лидерының Будапештта хәвефсезлек гарантиясе мәсьәләсе өскә калкып чыга. Чөнки халыкара җинаять судының Русия лидерын кулга алу турындагы таләбе аерым фактор булып кала.

Фото: m24.ru

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас