Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 август 2025, 11:51

Аляскадагы тарихи очрашу

Бу очрашуны бар дөнья зур кызыксыну белән күзәтте.

Аляскадагы тарихи очрашу
Аляскадагы тарихи очрашу

15 августта Мәскәү вакыты белән 22.00 сәгатьтә Американың Аляска штатында Русия һәм АКШ президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трамп очрашуы үтте. Көтелгән бу очрашуны бар дөнья зур кызыксыну белән күзәтте. Соңыннан дөнья сәясмәннәре очрашуны тарихи дип атады.

          Ябык ишек артында 2 сәгать 45 минут барган сөйләшүдән соң, Русия һәм АКШ президентлары журналистлар сорауларына җавап бирде. Матбугат конференциясе барышында Украина буенча килешүгә ирешелмәве, әмма бу мәсьәләдә алга китеш барлыгы билгеле булды.

         Русия президенты Владимир Путин сөйләшүнең конструктив һәм үзара ихтирам төсендә һәм файдалы үтүен белдерде. Ике дәүләтне океан аерып торса да, Русия һәм АКШ якын күрше булып кала. Аляска ярымутравы ике ил арасындагы уртак тарихны бәйли. «Русия белән АКШ мөнәсәбәтләре Салкын сугыш чорыннан алып иң түбән ноктасына төште. Ике дәүләт лидерларының очрашу мәсьәләсе ныклап өлгерде. Русия һәм АКШка, тарихның икенче битен ачып, хезмәттәшлеккә әйләнеп кайту мөһим. Русия белән АКШның, технологияләрдән алып Арктикага кадәр, бер-берсенә тәкъдим итәр нәрсәләре күп», —диде Владимир Путин.

         Украина мәсьәләсе очрашу барышында тикшерелгән төп темаларның берсе булган. «Русия украин халкын тугандаш дип санады һәм санаячак та, бүгенге вакыйгалар исә, фаҗига һәм авыр сызлану. Әгәр ул вакытта мин президент булган булсам, сугыш булмас иде, ди Трамп. Мин моны раслыйм. Мәсьәләне көйләү өчен аның беренче сәбәпләрен  бетерергә кирәк. Русия кризисны тәмамлар өчен Украина хәвефсезлеге мәсьәләсе өстендә эшләргә әзер»,—диде Путин бу сөйләшүнең Украинада тынычлыкка ирешү өчен таяныч ноктасы булуына ышанычын белдереп.

         Аляскадагы сөйләшү Вашингтонның Украина конфликтын көйләү мәсьәләсендә Русия карашын күп нәрсәдә кабул итүен аңлау мөмкинлеген бирде. Бу Дональд Трамп белдерүләрендә яхшы аңлашылды. «Путин минем кебек Украина конфликтын тәмамларга тели. Сөйләшүләрдә сизелерлек прогресска ирештек, иң мөһиме конфликтны көйләү өчен яхшы мөмкинлек бар», —диде ул.

Иң мөһиме — бүген АКШ Русия сүзләрен тыңларга һәм ишетергә әзер. Хәзер сөйләшүләрне дәвам итү мөһим. Кызганычка каршы, Американың  Байден җиткәкчелегендәге элекке хакимияте Русия фикерен ишетергә дә, тыңларга да теләмәде. Ул туктаусыз рәвештә киеренкелекне көчәйтте —  4 ел буена Украинага сугыш коралы озатты.

Хәзер Дональд Трамп җитәкчелегендәге АКШ хакимияте үз алдына зур бурыч куйды — ул Украина конфликтын тәмамлауга ирешү. Тик Европа илләре сугыш утын сүндермәскә тырыша. Трампка Европаны сүрелтү буенча эш алып барырга туры киләчәк. Ул бу эшнең җиңел булмаячагын  белдерде.

Фото: m.business-gazeta.ru

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас