Русия һәм АКШ лидерлары Владимир Путин һәм Дональ д Трампның очрашуын бар дөнья зур кызыксыну белән күзәтә. Бүген, ягъни 15 августта, Аляска ярымутравында Анкоридж шәһәрендә урындагы вакыт белән 11.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 22.00 сәгатьтә) аларның очрашуы көтелә.
Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерүенчә, ике держава лидерлары күзгә-күз карап, тәрҗемәчеләр аша сөйләшәчәк. Моннан тыш, "5-кә 5" форматында да сөйләшүләр барачак. Аларда Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров, оборона министры Андрей Белоусов, финанс министры Антон Силуанов һәм президентның махсус вәкиле Кирилл Дмитриев катнашачак.
Аляска белән вакыт аермалыгы аркасында Путинның эш көне ике көн барачак дип белдерде Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков .
Фото: anchorage.net