

Мәскәү һәм Вашингтон саммиты Украина кризисын чишү буенча сөйләшүләр алып бара.
«Русия белән АКШ — якын күршеләр, бер-берсе белән чиктәшләр. Безнең делегациянең Беринг бугазы аша очып килүе, ике ил лидерларының нәкъ менә Аляскада әһәмиятле һәм көтелгән саммит үткәрүе логикага нигезләнгән», —дип белдерде Русия президенты киңәшчесе Юрий Ушаков ни өчен Алясканың очрашу урыны итеп билгеләнүе хакында.
Аляска һәм Арктикада Мәскәү белән Вашингтонның икътисади кызыксынулары да кисешә, күләмле һәм үзара файдалы проектларның гамәлгә ашырылу перспективаларына зур өметләр баглана. Аляскадан соң ике ил лидерының Русиядә очрашу ихтималлыгы зур. Тиешле чакыру АКШка тапшырылган.
Русия һәм АКШ лидерларының Аляскадагы очрашуында арадашчылар катнашмавы аерым мәгънәгә ия. Саммит урыны өченче яклар күзеннән ерак урнашкан, Русия белән Америка күзгә-күз карашып очраша, башкалар исә аларны зур кызыксыну белән күзәтә. Очрашу алдыннан Дональд Трамп белдерүләр ясаган. Ул Путин белән сөйләшүләр барышында Украина конфликтын тизрәк тәмамлауны сораячагын, шулай ук территорияләр мәсьәләләрен күтәрәчәген белдергән.
Вакыйгалар торышы, әлбәттә, Европа белән Киевның ачуын китерде. Мәскәү Зеленскийны сөйләшүгә чакыруны кирәксенмәде. Вашингтон да Зеленскийны яклап белдерүләр ясап тормады. Украина президенты Владимир Зеленский европалылардан гел яклау эзләде һәм әле дә эзли. Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак Европа союзы илләрен Аляскада Русия АКШ саммиты йомгаклары буенча килешүләрне танымаска чакырган. Ул шулай ук сөйләшүләрдә Украина президенты да катнашырга тиеш дигән таләбен белдергән.
Үткән шимбәдә Британия чит ил эшләре министры Дэвид Лэмми Европа һәм Киев вәкилләре белән очрашкан. Очрашуга хәтта Бөек Британиядә ял иткән АКШ вице-президенты Ди Вэнсны чакырганнар. Очрашу соңында Дания, Финляндия һәм Еврокомиссия Киев белән уртак декларация чыгарган. Анда сугыш линиясенең әлеге вакыттагы торышы сөйләшүләрнең башлангыч ноктасы булырга тиешлеге, Украинага корал озатуны дәвам итү, Русиягә басым ясауны көчәйтү хакында әйтелгән. Монда бер яңалык та юк: көнбатыш илләре чираттагы тапкыр Украина конфликтын дәвам итү белән кызыксынуларын күрсәтә.
Шулай итеп, бүген Аляскада Владимир Путин белән Дональд Трампның тарихи очрашуы бара. Аларның очрашуы ике көчле ил арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүгә булышлык итәчәгенә зур ышаныч бар.
Фото: stihi.ru