Камчаткада 30 июльдән алып җир тетри. Ул көнне җир тетрәү 8,8 (9 баллдан артык) магнитуда көчендә булган. Җир тетрәүнең иң көчле урыны Петропавловск-Камчатск шәһәреннән көньяк-көнчыгышта 136 километр ераклыкта һәм 35 километрга якын тирәнлектә булган. Сейсмологлар бер көн эчендә генә, ягъни12 августта, 43 җир тетрәвен теркәгән.
Бу — 1952 нче елдан алып төбәктә иң көчле тетрәү. Җир туктаусыз тетрәүгә карамастан, кешеләргә һәм торак пунктларына зур зыян килмәгән.
13 августта Ключевская вулканы 12 километр биеклеккә көл ыргыткан. Белгечләр белдерүенчә, тетрәү көче акрынлап кимиячәк, әмма барыбер дә сизелерлек дәрәҗәдә булачак.
Русия Фәннәр академиясенең Бердәм геофизика хезмәте белдерүенчә, җир тетрәүдән соң Камчатка ярымутравы көньяк-көнчыгышка таба 2 метр күчкән.
Ярымутрауда 30-га якын вулкан санала. Аларның берсе дә «йокламый» һәм теләсә кайсы минутта үз көчен күрсәтергә мөмкин.
Фото: runews24.ru