

Мәгълүм булуынча, Әрмәнстан белән Әзербайҗан хәрби хәрәкәтләрне туктату турындагы уртак декларациягә кул куйган. «Ниһаять, тынычлык килешүенә ирештек, алар 35 ел сугышты, хәзер озак еллар тату яшәячәкләр»,—дигән Трамп.
Билгеле булуынча, Әзербайҗан белән Әрмәнстан 1980 еллар ахырында дошманлаша. Ул вакытта Әзербайҗанның таулы төбәгендәге күпчелек әрмәннәр яшәгән Таулы Карабах, Әрмәнстан хуплавында, Әзербайҗаннан аерылырга карар итә.
Әрмәнстан белән Әзербайҗан 1991 елда Советлар Союзыннан бәйсезлек ала. 2023 елда Әзербайҗан, хәрби һөҗүм ясап, Таулы Карабахта үз контролен урнаштырды. Шуның нәтиҗәсендә бу территориядән 100 мең әрмән Әрмәнстанга күченергә мәҗбүр булды.
Вашингтонда кул куелган декларациянең 7 пунктының берсе Әзербайҗан Республикасының төп өлеше белән үзенең Нахичевань автоном республикасы арасында Әрмәнстан территориясе аша тоткарлыксыз элемтәне күзаллый.
Әзербайҗан белән Әрмәнстан арасында тынычлык һәм дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы Әзербайҗан һәм Әрмәнстан чит ил эшләре министрлыклары башлыклары кул куйган текст — икенче төп документ. Шуңа бәйле рәвештә яклар Килешүне җиренә җиткереп әзерләү һәм кул кую өчен өстәмә чараларны дәвам итү мөһимлеген билгеләгән. Илһам Алиев Баку Әрмәнстан конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы таләпләрне онытмаячак һәм аннан башка тынычлык турындагы килешүгә кул куелмаячак дип белдергән. «Мин Әрмәнстан конституциясенә үзгәрешләрнең кайчан кертеләчәген әйтә алмыйм, чөнки ул аның эчке эше. Әмма ул никадәр иртәрәк булса, шулкадәр яхшырак һәм Әрмәнстан конституциясендә Әзербайҗан җирләренә дәгъва бетереләчәк. АКШта кул куелган тынычлык турындагы текст бу вакыйганың булачагын күзаллауга нигез бирә, киресенчә булса, АКШка хөрмәт күрсәтмәү билгесе булачак»,— дигән Илһам Алиев.
Америка — Әзербайҗан арасында 30 еллан артык хөкем сөргән «салкын тынычлык»ның тәмамлануы — Вашингтондагы очрашулар һәм сөйләшүләрнең тагын да бер нәтиҗәсе. Дональд Трамп «Азатлыкка ярдәм итү турында»гы актка кертелгән 907 санлы төзәтмәне бетерү турындагы документка кул куйган. 907нче төзәтмә 1992 елның октябрендә кабул ителгән булган һәм ул Әзербайҗанга карата Америка санкцияләрен кертүне күзаллаган. «907 нче төзәтмә сәяси сыйфатка ия иде, аны бетерү башкача гаделсезлек булмавын күрсәтә»,—дигән Алиев.
Мәскәү Вашингтонда барган сөйләшүләргә карата фикерен белдерде. Русия Көньяк Кавказда тотрыклылык урнашуы яклы. Әзербайҗан белән Әрмәнстан мөнәсәбәтләренең көйләнүе — әһәмиятле шартларның берсе. «Америка арадашлыгында Көньяк Кавказ республикалары лидерларының Вашингтонда очрашуы уңай бәягә лаек», —ди Русия чит ил эшләре министрлыгы.
Вашингтонда шатлыклы авазлар яңгыраганда Иран үзенең чик буенда «Трамп коридоры»н булдыруга ризасызлыгын белдерде. Сәбәбе: АКШ—Әзербайҗан—Әрмәнстан төзегән өчъяклы килешү нәтиҗәсендә АКШ Көньяк Кавказ аша стратегик транзит коридорына эксклюзив хокукка ия булган. Коридорга «Халыкара тынычлык һәм чәчәк ату өчен Трамп маршруты» атамасы да бирелгән. Әрмәнстан территориясе аша үтүче Зангезур коридоры участогы 99 елга Америка компаниясе кул астына күчә. Бу яңалыкка карата Иран мондый фикердә: «Ул Дональд Трамп юлына түгел, ә аның наемниклары өчен өчен зиратка әвереләчәк. Тегеран, проектка Мәскәүнең кушылу-кушылмавына карамастан, Кавказда АКШның транспорт коридоры булдыруына комачаулаячак. Кавказ — дөньяның сизгер төбәкләренең берсе, Иран һәрвакытта да коридор булдыруга каршы булды, чөнки ул геосәяси ландшафтны үзгәртә, чикләрне аера һәм Әрмәнстанның кисәкләргә бүленүенә китерә ала».
Фото: m24.ru