

Мәгълүм булунынча, АКШ президенты Дональд Трамп, әгәр ун көн эчендә Украина конфликты туктатылмаса, каты санкцияләр салачакбыз дип янап, Русиягә ультиматум куйды. Ультиматум вакыты 8 августта тәмамлана. Шушы уңайдан 6 августта Мәскәүгә сөйләшүләргә Трампның махсус илчесе Стив Уиткофф килде.
Ул Кремльдә Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Сөйләшү 3 сәгать дәвамында барган. Әйткәндәй, бу — Дональд Трампның махсус илчесенең 2025 елда Русиягә бишенче сәфәре.
Очрашу соңында Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерү ясады. Стивен Уиткофф аша ике ил лидеры Украина буенча фикер алышкан. Ушаков белдерүенчә, сөйләшү нәтиҗәле үткән. Украина конфликтыннан тыш, Мәскәү белән Вашингтон арасында стратегик хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеге тикшерелгән.
Илчесенең Путин белән очрашуыннан соң АКШ президенты Дональд Трамп белдерү ясаган. Ул Русия лидеры Владимир Путин белән Украина президенты Владимир Зеленскийның очрашуларын планлаштыруда үзенең командасын мөмкин кадәр тизрәк эшләргә чакырган. Трамп ярдәмчеләре очрашуны планлаштыруга тотынган дигән хәбәрләр бар.
Америка басмалары Трампның алдагы атнада шәхсән рәвештә Владимир Путин белән очрашырга җыенуы турында язып чыккан. Бу очрашудан соң аның Зеленский катнашлыгында өчъяклы сөйләшүләр үткәрүгә ышанычы бар икән.
Фото: 1tv.ru