Дөньяда ниләр бар?
7 август 2025, 07:53

Чикләүләрне бетердек

Урта ераклыкка очучы «Орешник» баллистик ракетасын Русия кораллы көчләре былтыр ноябрьдә сынаган иде.

Чикләүләрне бетердекЧикләүләрне бетердек
Чикләүләрне бетердек

«Бездә «Орешник»ның  беренче серияле комплексы җитештерелде —ракета Русия кораллы көчләренә озатылды. Хәзер серияле җитештерү башланды»,— дип белдерде РФ президенты Владимир Путин.

«Орешник» — ул гипертавышлы урта ераклыкка очучы яңа баллистик ракета.

         «Русия һәм Белоруссия белгечләре тарафыннан Белоруссиядә комплексларның булачак позицияләре өчен урын сайланды, әлеге вакытларда ул позицияләрдә яңа корал кабул итүгә әзерлек эшләре алып барыла. Без мәсьәләне ел ахырына кадәр хәл итәчәкбез»,—диде Русия президенты «Орешник»ның Белоруссия территориясендә урнаштырылачагын ассызыклап. 

Урта ераклыкка очучы «Орешник» баллистик ракетасын Русия кораллы көчләре былтыр ноябрьдә сынаган иде дип искә төшерде Путин. Ул вакытта Днепропетровск сәнәгать предприятиесе һөҗүм ноктасы булды. Соңыннан  «Орешник» һөҗүменең Украинаның «Южмаш»  ракета-космик тармагы заводына төбәлгән булуы мәгълүм булды.

         Владимир Путин белдерүенчә, әлеге вакытта «Орешник»ны тотып ала алучы һавага каршы оборона чарасы юк. Мәгълүматларга ярашлы, ракета Махның11 санына  кадәр (сәгатенә 12 380 км) тизлеген арттыра ала, ә очыш ераклыгы 5,5 мең километр тәшкил итә. Стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләре командующие Сергей Каракаев белдерүенчә, «Орешник» Европа территориясендә теләсә нинди ноктага барып җитеп, аны юк итә ала.

         4 августта Русия Чит ил эшләре министрлыгы: «Русия урта һәм кече ераклыктагы җир өсте ракеталары өлкәсендә үзе билгеләгән чикләүләрне бетерде»,—дигән җитди белдерү ясады.  Мәскәү  үз вакытында Вашингтон һәм аның партнерлары белән бу мәсьәлә буенча уңышсыз сөйләшүләр алып баруын да исенә төшерде. Министрлык билгеләвенчә, АКШ дөньяның төрле төбәкләрендә шундый комплексларын актив урнаштыра һәм сыный.

         Урта һәм кече ераклыкка очучы ракеталар турындагы килешүнең җимерелүе бу өлкәдә кораллануга старт бирде. Хәзер Русия дә аңа тулы көчкә кушыла.   

Фото: iz.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас