Дөньяда ниләр бар?
7 август 2025, 06:47

Америка һаман гафу үтенмәгән

Агымдагы атнада Япония фаҗигале дата билгели — АКШның илне атом бомбасына тотуына 80 ел тула.

Америка һаман гафу үтенмәгәнАмерика һаман гафу үтенмәгән
Америка һаман гафу үтенмәгән

 Былтыр, көнбатыш илчеләренең бойкот гаугасы тудыруы сәбәпле, быел  Хиросима һәм Нагасаки властьлары матәм чараларына формаль чакырулардан баш тарткан. Алар чит ил вәкиллекләренә чарада катнашу турында үзаллы карар кабул итүгә юл куйган. Бу тактика нәтиҗәле булган: быел чарада рекордлы дәрәҗәдә  дәүләт —120 ил — катнашу теләген белдергән. Алар арасында моңа кадәр чарада бер тапкыр да катнашмаган Тайвань һәм Палестина да бар. 2022 елда Украина конфликты башланган вакыттан алып беренче тапкыр чарада Белоруссия һәм Русия катнашачак.

         Ел саен 6 августта җирле вакыт белән 8.15 сәгатьтә Хиросима мемориаль паркында тынычлык кыңгыравы чыңы яңгырый — нәкъ шушы вакытта 1945 елда Америка бомбардировщигы ташлаган атом бомбасы шәһәр өстендә шартлый. Күз ачып йомганчы 80 меңгә якын кешенең гомере өзелә. 9 августта — шундый ук чара Нагасакида үтәчәк.

         Әйткәндәй, 1945 елда атом бомбасына тотып, йөзләрчә мең кешене юк иткәне өчен, АКШ  Япония каршында бүгенге көнгә кадәр гафу үтенмәгән.

Фото: rbc.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас