

Альп тауларында урнашкан шифаханәдә АКШ һәм Бөек Британия вәкилләренеңд Украина президенты офисы җитәкчесе Андрей Ермак, Украина оборона министрлыгының Баш разведка идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов (ул РФда террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән), Украинаның Лондондагы илчесе Валерий Залужный белән яшерен очрашу үткән. Русия Тышкы разведка хезмәте мәгълүматларына ярашлы, алар Украина президенты Владимир Зеленскийны алыштыру мәсьәләсен тикшергән. «Америкалылар һәм британлылар Украина президенты вазифасына Залужныйны тәкъдим итү турында карар иткән»,—диелә хәбәрдә.
Зеленскийны башка кандидатка алыштыру мөһимлеге турында хәбәрләр күптән йөри инде. Зеленскийны алыштыру Украина һәм Көнбатыш, тәү чиратта АКШ белән, мөнәсәбәтләрен яңабаштан кору өчен, шулай ук Киевка ярдәм күрсәтүне дәвам итү өчен төп шарт булып санала.
Русия Украинада властьны алыштыру турындагы яшерен сөйләшүләргә карата үз бәясен бирде. «Биредә безнең аңлатма кирәкмидер дә, мәгълүмат үзе турында үзе сөйли, шуңа күрә өстәп әйтер сүз юк», —дип белдерде Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков. Зеленскийны Залужныйга алыштыру ихтималллыгы турындагы мәгълүматка ышанмаска бернинди нигез юк дип саный Русия аналитиклары.
Фото: lv.sputniknews.rи