

Русия һәм КХДР арасында хәрби һәм сәяси хезмәттәшлек ныгый. Хәзер илләр икеяклы туризмны үстерергә карар итте. Июльдә Русиядән ял итүчеләрнең беренче төркеме Мәскәүдән Корея ярымутравының диңгез шифаханәсенә ял итәргә китте. Шулай итеп, быел Төньяк Корея күп еллар эчендә беренче тапкыр чит ил туристлары өчен чикләрен ачты.
Моңа кадәр Русиядән Владивосток—Пхеньян маршруты буенча Төньяк Корея самолеты гына очкан. Шулай ук Төньяк Кореяга Владивостоктан поездда барып була иде. Әмма бу рейска билетларны аерым сатып алып булмый — алар туристик пакет өлеше буларак кына сатыла. Визаны КХДРда аккредитация үткән туристик оператор гына рәсмиләштерә ала. Илгә үзаллы керү өчен документлар юллау мөмкин түгел. Хәзер исә күп еллар ябык булган бу илгә Русия туристларына керү гадиләштерелде. Илгә керү кагыйдәләренең бераз йомшаруы — зур дипломатик уңыш. Шулай итеп, Русия туристлары үзләре өчен яңа маршрутка юл яра башлады. Әмма ике арадагы туризмны үстерүгә күп вакыт кирәк булачак әле.
Фото: caliber.az