Дөньяда ниләр бар?
31 июль 2025, 08:39

Климатның үзгәрүе фаразлана

2025 елның көзендә Русиядә табигать һәлакәтләрнең саны артуы ихтимал.

Климатның үзгәрүе фаразланаКлиматның үзгәрүе фаразлана
Климатның үзгәрүе фаразлана

Бу хакта Мәскәү физика-техник институты  (МФТИ) тирә-як мохит һәм экология гыйльми-техник үзәгенең башкарма директоры Александр Родин белдерде.

«Мондый күренешләр күбрәк булачак, алар ешаячак. Һәрхәлдә, якындагы берничә дистә еллар эчендә»,—ди Родин.

Эксперт билгеләвенчә, бүгенге көндә иң нык сизелерлек климатик үзгәрешләр Арктикада бара. Ул төбәк күзгә күренеп җылына, бу исә табигать процессларын үзгәртә һәм Русиянең зур өлешендә һава шартларына йогынты ясый.

Экспертлар бәяләвенчә, соңгы 50 ел эчендә Русиядә һава температурасы  якынча 2 градуска күтәрелгән. Якындагы ярты гасыр эчендә тагын да 2—3 градуска артуы көтелә.

Фото: mashnews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас