+21 °С
Болытлы


Камерун президенты Поль Бийя 92 яшендә яңа президент срогына үзенең кандидатурасын тәкъдим итәргә җыенган. «Мин 2025 елның 12 октябрендә булачак президент сайлауларына үземнең кандидатурамны күрсәтәм. Без бергә теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз»,—дип мөрәҗәгать иткән ул ил халкына.
1982 нче елдан алып Камерун президенты булган Бийя дөньяда иң карт дәүләт җитәкчесе булып санала. Яңадан президент булып сайланган очракта, аның 100 яшенә кадәр президент булып калу ихтималлыгы бар.
Фото: apnews.com