

Шушы көннәрдә Римда Украинага ярдәм күрсәтүгә багышланган «теләүчеләр коалициясе»нә кергән Европа илләренең конференциясе үткән.
Якын елларда Европа бары тик Украина өчен генә эшләргә җыена дигән яңгыравыклы белдерүләр ясаган «теләүчеләр коалициясе»ндә катнашучылар.
Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен Киевка 1 млрд. евро күләмендә макрофинанс ярдәме күрсәтеләчәген әйткән. Моңа өстәп, Украинага ярдәм күрсәтү фондыннан 3 млрд. евро бүленәчәк дигән әлеге сугышчан рухлы ханыбыз. Шулай ук Европа инвестицияләр банкы белән берлектә Италия, Германия һәм Франция Украина реконструкциясе өчен Европа фонды оештырмакчылар икән. Әлеге оешма 10 млрд. евро күләмендә шәхси инвестицияләр җәлеп итмәкче. Фон дер Ляйен эшкуарларны акчаларны актив инвестицияләргә чакырган. Шуңа охшаган агитация нотыгы белән Италия премьер-министры Джорджа Мелони чыгыш ясаган. «Украинаны төзүгә һәм тергезүгә акчалар салырга курыкмагыз. Украинаны тергезү — ул азартлы уен түгел. Бу — башка бер илгә караганда зур чыдамлылык күрсәткән илгә инвестицияләр салу», —дигән Мелони.
Европаның баш «лачыны»на дәгъва итүче Германия канцлеры Фридрих Мерц, Украинаның оборона сәләтен ныгытуда Германия ярдәм күрсәтүен дәвам итә дип, күкрәк суккан. Ул Русия Украинага чыгымнарны каплар өчен 500 млрд. евро түләргә тиеш дип тә гайрәтләнгән. Мерцның бу шапырынуларына каршы Русия чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова, кем кемгә күпме түләргә тиеш булуын исәпләргә вакыт җитте түгелме дигән белдерү ясаган һәм ГФР канцлерына Совет белгечләренең Дрезден шедеврлар галереясе реставрациясе өчен түләргә тәкъдим иткән.
Европа лидерлары, Украинаны тергезү буенча ярдәм күрсәтү пәрдәсе артына ышыкланып, ныграк аңа хәрби ярдәм күрсәтү турында сөйләшкәннәр. Франция президенты Эммануэль Макрон һәм Бөек Британия премьер-министры Кир Стармер чарага видеоэлемтә аша кушылган. Макрон «теләүчеләр коалициясе»нең штаб-квартирасының Парижда ачылуын игълан иткән. Киләсе елда ул Лондонга күчереләчәк дигән. «Теләүчеләр коалициясе»нә кушылган илләр саны 30-га җитте дип тә өстәгән. Коалиция Украинага матди-техник тәэмин итү, кораллану һәм кадрлар әзерләү буенча белгечләр, шулай ук һава һәм диңгез киңлекләрендә контроль булдыруда ярдәм күрсәтәчәк дип исәпләнә. Хәрби хәрәкәтләр туктаганнан соң, Франция һәм Бөек Британия Украинага 50 меңгә кадәр солдат кертергә әзер.
Читтән караганда, «теләүчеләр коалициясе»нә керүчеләр, Украинаны тергезү нияте артына ышыкланып, Украина ресурслары исәбенә баерга маташалар сыман.
Фото: inform.kz