

Европаны суперкырмыскаларның зур колонияләре басып алган. Tapinoma magnum дип аталган кырмыскалар Бөек Британиянең авыл җирләренә барып җиткән. Һава торышының җылы торуы аркасында аларның тагын да ныграк таралу куркынычы бар ди галимнәр.
Суперкырмыскалар 5 миллион кырмыскадан торган колонияләр белән яши. Алар, күчә-күчә, җир астыннан тунельләр салалар икән. Кырмыскалар салган тунельләр юлларны һәм биналар нигезләрен җимерә. Моннан тыш, алар электр чымнарын чәйниләр, хәтта кешеләргә һөҗүм итәләр икән. Суперкырмыскалар Европага зәйтүн агачы, банан һәм финики пальмалары импорты белән эләккән.
Суперкырмыскалар Европа инфраструктурасына һәм авыл хуҗалыгына куркыныч белән яный дип санала. Мәсәлән, Германиянең Карлсруэ шәһәрендә әлеге явыз кырмыскалар тимер юл платформалары астына оялаганнар, тимер юлны какшатканнар һәм транспорт челтәренә зыян салганнар. Франциядә исә алар кавыннар һәм бакча җиләкләрен кимерәләр. Швейцариянең Винтертур шәһәрендә 3 млрд фунт стерлинг (318млрд. сум) бәясе торган төзелеш проектына зыян китергәннәр. Европа Русиядән әлләни ерак урнашмаган, тәүбә, әлеге корткычлар безгә килә күрмәсен. Югыйсә, күп төрле зыяннары өстенә, алар кешеләрне тешлиләр дә. Ә суперкырмысканың тешләве бик зыянлы дип хәбәр ителә.
Фото: mk.ru