Дөньяда ниләр бар?
10 июль 2025, 11:13

Властьны саклар өчен

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинянның кәнәфие ныклап тетри башлаган.

Властьны саклар өченВластьны саклар өчен
Властьны саклар өчен

Шуңа карамастан, Пашинян, хөкүмәт ил белән җитәкчелек итүен дәвам итәр өчен, тәвәккәл адымнар ясарга әзер булуын белдерә.

         Июнь ахырында Никол Пашинян Әрмән апостол чиркәве хезмәткәрләре катнашлыгындагы дәүләт борылышы ясау омтылышының кире кагылуын белдерде. Ә аңа кадәр Әрмәнстан Тикшерү комитеты запросы буенча суд Русия эшкуары Самвел Карапетянны кулга алган һәм Әрмән апостол чиркәве архиепискобы Микаел Аджапахянны Эчмиадзиндагы Гарегина II  бөтен әрмәннәр католикосы резиденциясендә кулга алырга тырышкан.  Бу исә илдә киңкүләмле протестларга һәм сәяси кризиска китергән. Шуңа карамастан, Әрмәнстан властьлары эзәрлекләүләрне туктатырга җыенмавын белдерә. Әрмән апостол чиркәвен «дәҗҗал»дан азат итмичә туктамаячакмын, дигән Никол Пашинян.

         Бүген килеп Әрмәнстан оппозициясе Никол Пашинянга карата ышанычсызлык вотумы процедурасын башларга  җыенган. «Әлеге вакытка патриотларның бердәнбер чарасы — ул илебезне, динебезне, чиркәвебезне һәм ил мәнфәгатен яклау өчен көрәшү», —ди Әрмәнстан милли җыелышы депутаты Айк Мамиджанян . «Ил премьер-министры Никол Пашинян властен саклап калу өчен, Русия белән мөнәсбәтләрне бозарга әзер", —ди Мамиджанян. «Аны бары тик яңадан сайлану яисә властьны саклау гына кызыксындыра. Әгәр Әрмәнстан белән Русия арасындагы союздаш мөнәсәбәтләр аңа комачаулый башласа, күзен дә йоммыйча, ул аларны аша атлап чыгачак», —дип саный сәясәтче.  Ягъни Пашинянны Әрмәнстан белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрне саклау бөтенләй кызыксындырмый дигән фикердә. Чынлап та, соңгы вакытларда Ереван белән Мәскәү арасындагы мөнәбәтләрдә салкын җилләр исүе ныклап сизелә. Шул сәбәпле Әрмәнстан милли җыелышы депутаты Овик Агазарян Мәскәүне  Ереван провокацияләренә җавап бирмәскә чакырган.

         Русия исә тугандаш Әрмәнстан белән араларны бозарга җыенмавы, илдә тотрыклылык яклы булуын һәм Әрмәнстанны алга таба үсүче ил итеп күрәсе килүен туктаусыз рәвештә белдереп тора. «Бу югары идеаллар булган өчен генә дә түгел, ике як өчен дә файдалы булган өчен дә», —дип белдерде Русия Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова. Шуңа күрә Русия Әрмәнстан белән союздаш мөнәсбәтләрне саклап калу өчен кулыннан килгән бөтен эшне эшли. 

Фото: vestikavkaza.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас