

АКШ Украинага бушлай ярдәм күрсәтүдән баш тартканнан һәм Франция—Бөек Британиянең «теләүчеләр коалициясе» булдыру планы уңышсызлыкка тарыганнан соң, Германия Украинаның төп союздашына һәм ярдәмчесенә әверелеп бара.
30 июньдә ГФР чит ил эшләре министры Йоханн Вадефуль Киевка ясаган сәфәреннән соң, Германиянең көрчектә тыпырчынучы «Украина проектына» ярдәм күрсәтәчәген раслаган.
Йоханн Вадефуль июнь аенда, үзе белән Германия оборона сәнәгате вәкилләрен дә алып, Киевка ике тапкыр барган. Вадефульның соңгы сәфәренә кадәр Украина башкаласына 12 июньдә ГФР оборона министры Борис Писториус барган. Ул, моңа кадәр Украинага күрсәткән ярдәмнәренә өстәп, тагын 1,9 млрд евро бүләргә вәгъдә биргән. Финанс ярдәме, башка сугыш кораллары белән берәттән, Украинада ерак арага очучы ракеталар җитештерүгә бүленәчәк, дигәннәр.
ГФР чит ил эшләре министры Германия бөтен игътибарын Украинага ярдәм итүгә, атап әйткәндә, һавага каршы заманча оборона чаралары һәм башка кораллар белән тәэмин итүгә юнәлтәчәк дип ышандырган. «Бу катгый вәгъдә»,— дигән Вадефуль, немецларның Украина оборона сәнәгатен ныгытуда зур ярдәм күрсәтәчәген ассызыклап. Германия быел Киевка 9 млрд. евро бүлүне планлаштырган. Шулай итеп, Германия яңа хөкүмәтенең властька килүенә тулар-тулмас ике ай булуына карамастан, яңа канцлер Фридрих Мерц, Украина кризисын көчәйтеп, аңа яңа сулыш өрергә маташа. Ә бит аңа кадәр Бөек Британия белән Франция, «теләүчеләр коалициясе» оештырырга маташып, Киевка ярдәм күрсәтергә омтылыш ясап карады, ләкин аларның проектлары уңышлы булмады. Хәзер исә Мерц бу бурычны Германия чишәчәк дип әтәчләнеп, Европада лидер булырга тырыша.
Шушы көннәрдә Гаагада үткән НАТО саммитыннан соң, Мерц һәм Франция президенты Эммаунуэль Макрон «Financial Тimes” гәзитенә биргән интервьюларында, Европадагы тотрыксызлыкның төп чыганагы дип атап, Русияне моңа кадәр дөньяда урнаштырылган тәртипкә каршы чакыру ташлауда гаепләгәннәр. Алар дусларын һәм союздашларын уртак кыйммәтләр, азатлык һәм хәвефсезлекне яклауда бердәм һәм ныклы фронт булып чыгыш ясарга чакырган. НАТО саммитында ГФР канцлеры Мерц һәм оборона министры Борис Писториус АКШның көнбатыш союздашлары исемлегеннән төшеп калмавы өчен зур тырышлык күрсәткән. Мерц НАТО саммитында Трамп белән очрашу вакытында аны Русиягә каршы санкцияләр басымын көчәйтергә, АКШ сенатында кабул ителгән закон проектын кабул итәргә чакырган.
Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров, Бишкәктә ОДКБ (коллектив хәвефсезлек килешүе оешмасы) әгъза-илләренең чит ил эшләре министрлары очрашуларында чыгыш ясаганда, Германия канцлеры белдерүләренә карата фикерен белдереп, бүгенге Украина белән нацистлар Германиясен чагыштырган. «Германия канцлеры сәламәт акылын тулысынча югалткан»,— дигән ул.
Фото:obzor.lt