

Румыниядә президент сайлаулары үткән. Сайлауларда Европа яклы сәясәтче Никушор Дан җиңгән. Ул — Бухарест мэры, либераль көчләр вәкиле. Аның җиңүе белән риза булмаган кешеләр илнең киләчәк язмышы өчен борчылуларын белдереп, паспортларын юк итә башлаган һәм гражданлыкларын алыштыру белән янаган.
Никушор Дан 53,60 % тавыш җыеп, «Румыннарны берләштерү яклы альянс» милли партиясе лидеры Джордже Симионны ( 46,40 % тавыш) узып киткән. Румыния президенты сайлауларында җиңә алмаган Джордже Симион илнең Конституцион судыннан сайлау нәтиҗәләрен юкка чыгаруны таләп иткән. Ул сайлауларга Көнбатыш, атап әйткәндә, Франция һәм Молдавия кысылды дигән фикердә.
Румыния президенты сайлаулары бик сәер үтте, барлык кандидатлар да сайлауга кертелмәде, дип белдерде Кремль.
Фото: mk.ru