Истанбулдагы очрашу

РФ президенты ярдәмчесе һәм делегация җитәкчесе Владимир Мединский Русия ягының сөйләшүләрдән канәгать калулары турында белдерде.

Истанбулдагы очрашуИстанбулдагы очрашу
Истанбулдагы очрашу

Үткән атна җомгасында, 16 майда, Төркиянең Истанбул шәһәрендә өч ел сугыш барган вакыттан алып, Русия һәм Украина арасында тынычлык турында килешү буенча сөйләшүләр барды.

          РФ президенты ярдәмчесе һәм делегация җитәкчесе Владимир Мединский Русия ягының сөйләшүләрдән канәгать калуы турында белдерде. Аерып әйткәндә, яклар конфликт башыннан алып иң күләмле хәрби әсирләр белән алмашу турында килешкән — һәр яктан меңәр кеше. Украина делегациясе дәүләт җитәкчеләре арасында турыдан-туры сөйләшүләр  алып баруны сораган. Ике ил делегациясе дә сугыш утын туктату мәсьәләсе буенча сөйләшүләрне дәвам итәргә әзер булулары хакында белдергән.

         Украина делегациясе җитәкчесе, илнең оборона министры Рөстәм Умәров очрашуны конструктив төстә үтте дип бәяләгән.Ул шулай ук якларның ике ил лидерының очрашуын әзерләүләрен әйткән. «Сөйләшүләрнең нәтиҗәсе — мең кешене кайтару. Утны туктату турында фикер алыштык. Арытаба эшләячәкбез», —дигән ул.

         Ике сәгатькә якын барган сөйләшүләрдә ниләр әйтелгән?  Төркия һәм Америка дипломатлары катнашкан очрашуның ачык өлеше Төркия чит ил эшләре министры Хакан Фидан чыгышыннан башланган.  Ул сөйләшүләрне меңнәрчә кешенең һәлак булуын кире кага алучы мөмкинлек дип атаган. «Ике юл бар: берсе тынычлыкка илтә, икенчесе тагын да зуррак җимерүләргә китерә. Кайсы юлны сайлау мөһимлеген яклар үзләре билгели», —дигән ул. Reuters мәгълүмат агентлыгының Украина чыганагы белдерүенчә, сөйләшүләр барышында Русия Украина кораллы көчләре контроле астында булган Донецк, Луганск халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән Украина гаскәрләрен чыгаруны таләп иткән.

         Украина исә сугыш утын 30 көнгә туктатып торучы тикшергәннән соң башка мәсьәләләрне тикшерергә әзер булуын белдергән. Очрашудан соң яклар тәнәфес алган.

Мәгълүм булуынча, Истанбулда сөйләшүләр алып бару өчен Украина президенты Владимир Зеленский килгән булган.  Ләкин ул карарлар кабул итү вәкаләтләре юк дип, Русия делегациясе  белән сөйләшүләр алып бармаска булган. Киев дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә очрашу оештыруны тели. Русия моны игътибардан читкә какмаган.

         Русия делегациясе җитәкчесе Владимир Мединский ике якның да киләчәктә сугышны туктату ихтималлыгын күзаллавын белдергән. Меңгә-мең нисбәтендә әсирләрне алмашкач сөйләшүләргә янә әйләнеп кайтачакбыз дигән ул. «Украина реаль тынычлык өчен булдыра алганча тиз адымнар ясарга әзер һәм тынычлыкның көчле позицияләрдә төзелүе мөһим. Безнең позиция: әгәр русиялеләр булсынча утны туктаудан баш тартсалар, көчле санкцияләр булырга тиеш», —ди Украина президенты Владимир Зеленский.

Фото: sputnikglobe.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас