

Һиндстан белән Пакистан мөнәсәбәтләре 22 апрельдә бозылып киткән иде. Ул көнне террорчылар һөҗүме сәбәпле 26 кеше, һәлак булган. Бу җинаятьтә Һиндстан Пакистанны гаепләгән. Пакистан исә терактка һичнинди катнашлыгы булмавын белдергән.
7 майда Һиндстан оборона министрлыгы, Пахалгамдагы терактка җавап итеп, “Синдур” операциясен игълан иткән һәм Пакистанның “террористик инфраструктурасын” утка тоткан. Пакистанның бер хәрби объектының да һөҗүмгә дучар ителмәвен белдергән. Пакистан исә Һиндстанның илнең 5 торак пунктына һөҗүм итүен , шуның нәтиҗәсендә дистәләрчә кешеләрнең һәлак булуын белдергән. Хәрби операция башланып 4 көн үткәч яклар ут атуны туктатырга килешкән. Сөйләшүләрдән соң ике ил дә бәхәсле чик буеннан гаскәрләрен чыгарган. Ярый әле, кызуларыннан тиз суынганнар, югыйсә тагын күпме гаепсез кешеләрнең гомере өзелер иде. Хәзер исә Һиндстанның Джамму һәм Кашмир һәм Пакистанның Пәнҗәб штатында уку йортлары гадәттәге режимда эшли башлаган.
Фото:mail.kz