“Пакетчица”

Кая Каллас, Копенгагенга баргач, Евросоюзның Русиягә каршы кертеләчәк 17нче санкцияләр пакеты өстендә эшләве турында белдергән.

“Пакетчица”“Пакетчица”
“Пакетчица”

РФ Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Евросоюз дипломатиясе җитәкчесе Кая Калласны пакетчица дип атады.

Кая Каллас, Копенгагенга баргач, Евросоюзның Русиягә каршы кертеләчәк 17нче санкцияләр пакеты өстендә эшләве турында белдергән. Ул ЕСның Чит ил эшләре буенча советының санкцияләр пакетын киләсе атнада раслаячагына өметен белдергән.  Шуннан соң ЕС янә яңа санкцияләр пакеты өстендә эшли башлаячак дигән Каллас.

Русия Федерациясе Көнбатышның санкцияләр басымына бирешергә җыенмавын даими белдереп тора. Көнбатышның РФга каршы кертелгән санкцияләренең көчсез булуын танырга кыюлыгы җитми дип саный Мәскәү.  Көнбатыш илләре үзләре дә Русиягә каршы кертелгән санкцияләрнең нәтиҗәсез булуы турында фикерләр белдерәләр.

Русияне көчсезләндерергә тырышу сәясәте — ул Көнбатышның озак вакытка исәпләнгән стратегиясе, ә алар салган санкцияләр бөтен дөнья икътисадына тискәре йогынты ясый, дип саный РФ президенты Владимир Путин.  

Фото: kun.uz

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас