

Русия президенты Владимир Путин Киев белән турыдан-туры сөйләшүләрне 15 майда Истанбулда тергезү тәкъдимен ясады. Ул сөйләшүләр барышында якларның утны туктату турында килешү мөмкинлеген күз уңында тотты. «Без утны туктату турында Киевка бер тапкыр гына тәкъдим ясамадык. Без украин ягы белән сөйләшүләрдән беркайчан да баш тартмадык. Тагын бер кат исегезгә төшерәм: 2022 елда сөйләшүләрне без өзмәдек, моны Украина ягы эшләде. Шулай да, бернигә карамастан, без Киев властьларына сөйләшүләрне тергезергә тәкъдим итәбез», —диде Путин. Тик сөйләшүләрне алдан башлау өчен бернинди шартлар куелырга тиеш түгел. Русия президенты моны кичекмәстән эшләү мөһимлеген ассызыклады һәм көнен дә билгеләде —15 май. «Сөйләшүләрне 15 май иртәсендә үк башларга әзербез»,—дип белдерде Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков, инициативага карата Киевтан җавап көтүләрен билгеләп. РФ президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, Русия озак вакытлы тынычлык килешүен төзү өчен юллар эзли. Украина конфликтында озак вакытлы тынычлыкка ирешергә кирәк, дип белдерде Русия лидеры.
Украина президенты Владимир Зеленский, Русиянең тәкъдименә каршы җавап итеп, үз шартларын яңгырата башлады. Мәскәү 12 майдан утны тулысынча туктатуга ризалашкан очракта, Киев сөйләшү өстәле артына утырачак, диде ул. АКШ президенты Дональд Трамп Киевтагы властьларны кичекмәстән Төркиядә үтәчәк сөйләшүләргә барырга ризалашырга чакырды. Мондый сөйләшүләр, ким дигәндә, килешү мөмкинлеген ачыкларга ярдәм итәчәк, дигән Трамп. Соңрак Зеленский пәнҗешәмбе көнне Русия президентын Төркиядә көтәчәген белдерде.
Кызганычка каршы, Көнбатыш, демократия пәрдәсе артына ышыкланып, Украинаны Русиягә каршы котыртудан туктамый. Ул украиннар кулы белән Русиягә каршы сугышны дәвам итү яклы. Владимир Путин кризисны дипломатик юл белән көйләү «өстәлгә салынды», карарны Киев һәм аның союздашлары кабул итәргә тиеш, диде.
Әйткәндәй, Русия президенты тәкъдим ясаган көннәрдә Киевта Украинаның төп союздашлары: Германия канцлеры Фридрих Мерц, Бөек Британия премьер-министры Кир Стармер, Франция лидеры Эммануэль Макрон җыелышкач, карашларын җиткерер өчен, АКШ президенты Дональд Трампка шалтыратканнар. Сәясәтчеләр Украина һәм аның союздашларының 12 майдан алып кимендә 30 көнгә ут яңгырын туктатырга әзер булуларын әйткәннәр. Очрашу соңында уртак белдерү бастырганнар. Русия аларның тәкъдименнән баш тарткан очракта, тагын да катырак санкцияләр салу белән янаганнар.
Әлбәттә, Русия Киевның бу тәкъдименә ризалашмады. Чөнки Украинаның бу вакытны үз файдасына куллануы, хәрби көч туплау өчен вакыт отарга тырышуы бик мөмкин.
P/S. Бүген Истанбулга Русия—Украина сөйләшүләренә килүче делегацияләр әгъзаларының исемнәре билгеле булды. Русия делегациясен РФ президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкли. Делегация составында: Русия чит ил эшләре министры урынбасары Михаил Галузин, РФ оборона министры урынбасары Александр Фомин, РФ Кораллы көчләре Генераль штабының Баш идарәсе начальнигы Игорь Костюков.
Украина ягыннан сөйләшүләрдә президент офисы җитәкчсесе Андрей Ермак, оборона министры Рөстәм Үмәров, чит ил эшләре министры Андрей Сибига һәм дәүләт башлыгы киңәшчесе Игорь Жовква катнаша.
Фото: en.iz.ru