

Казанда «Русия — Ислам дөньясы:KazanForum» халыкара икътисади форумы эшли башлады. 14—18 майда эшләүче зур чарада 103 илдән килгән вәкилләр катнаша. Форум Русиянең Ислам дөньясы белән сәүдә-икътисади, гыйльми-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгытуны күзаллый. РФ президенты указына ярашлы, 2023 елдан форумга федераль статус бирелде.
Форумда беренче тапкыр 103 илдән катнашучы теркәлгән. Чагыштыру өчен: 2024 елда Казанда үткән бу форумда 87 илдән 20 мең кеше катнашкан. Бу форумның елдан-ел киңәя, күләмлерәк төс ала баруы турында сөйли. Атап әйткәндә, халыкара саммитта Малайзия, Төркия, Әфганстан, Төрекмәнстан, Нигерия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сенегал, Ирак, Иран, Катар, Чад, Казахстан һ.б. илләрнең министрлары, илчеләре, беренче тапкыр Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим катнаша. Казанга барыр алдыннан ул Мәскәүдә РФ президенты Владимир Путин белән очрашты һәм ике ил арасында икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Быел әлеге халыкара чарада кимендә 200-ләгән чара үтәчәк. Форумның төп темасы санлаштыруга, яңа чынбарлыкка багышлана. Программада ислам илләре транспорт министрлары съезды; ислам илләре мәдәният министрлары съезды; ислам илләре генераль прокурорлары съезды; ислам илләре аудиторлары съезды; хәләл индустрия буенча конференция; ислам илләре сәүдә-сәнәгать палаталары форумы; икътисад буенча халыкара күргәзмәләр каралган. Башка темалар белән беррәттән «Төньяк—Көньяк» халыкара транспорт коридоры сессиясе үтәчәк. Анда аның инфраструктурасы үсеше, йөк ташулар географиясе тикшереләчәк.
Казанда 99 килешү төзеләчәк дип көтелә. Аларның күбесе санлаштыруга бәйле. Казан форумында катнашучылар 922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенә багышланган тантаналы чараларда да катнашачаклар. Бу җәһәттән борынгы Болгарда зур намаз укылачак.
KazanForum 2025 елның сентябрендә Мәскәүдә үтәчәк беренче Бөтендөнья Иҗтимагый ассамблеягә үзенчәлекле әзерлек булып та тора.
Фото: agro.tatarstan.ru