“Елан тиресен табу – зур бәхет”, диләр...

Уңыш китерүче билгеләр хәтта бернинди хорафатларга да ышанмаган һәм аларга әкият итеп караган кешеләрдә дә кызыксыну уята.

“Елан тиресен табу – зур  бәхет”, диләр...“Елан тиресен табу – зур  бәхет”, диләр...
“Елан тиресен табу – зур бәхет”, диләр...

    Уңыш китерүче билгеләр хәтта бернинди хорафатларга да ышанмаган һәм аларга әкият итеп караган кешеләрдә дә кызыксыну уята. Әмма, әгәр дә мондый скептик, әйтик, “йөзе” белән яткан тәңкә тапса, үзенең ышанмауларына да карамастан, барачак та  лотерея билеты сатып алачак. Чөнки мондый тәңкә отыш булачагы турында алдан ук хәбәр итә.

     Бәхет һәм уңышны борын-борыннан... яңгыр белән бәйлиләр. Ул кешеләрнеңгөнаһларын, эштән күңелсезлекләрне юа. Шуңакүрә: “Әгәр ерак юл яңгырдан башлана икән, бу – бәхеткә”, диләр.Юлдигәндәсәфәр генә түгел, яңгырлы көнне башлау яхшырак булган башка проектлар да күз уңында тотыла.

    Бүгенге заманны, бүгенге чынбарлыкны исәпкә алганда да яңгыр белән бәйле хорафатларны читкә алып ташларга кирәкми. Һәрхәлдә, ул кешеләргә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, туй вакытында яңгыр яисә кар яуса, өйләнешүчеләрне озын һәм бәхетле тормыш көтә дип фараз итәләр.

    Көзен урманда чыршы күркәләре күп булса, бу – зур уңышка.  Ләкин бу очракта бер кешенең генә түгел, ә бөтен бер авылның яки якын-тирәдә урнашкан авылларның уңышы күздә тотыла. Күркәләрнең күп булуы киләсе елда кышлаган культуралардан яхшы уңыш буласын күрсәтә. Авыл халкы өчен шундый вакыйга – чын  бәхет.

    Ә менә конкрет кеше өчен елан тиресен табу зур бәхет санала. Елан вакыты-вакыты белән иске тиресен салып ташлый, ә аны таба алган кеше үзенең табышын кояшта киптерергә һәм  йортына кергән җирдә күмеп куярга тиеш. Бу очракта тире даими рәвештә уңыш җәлеп итеп торачак. Ләкин болар барысы да үз йорты белән яшәүче кеше өчен яхшы. Ә менә шәһәр кешесе өчен күп проблемалар тудыра. Әгәр ул елан тиресен подъезд төбендә күмеп куйса, бәхетне анда яшәүче барлык кешеләр белән  уртаклашырга туры киләчәк. Димәк, бәхет һәркемгә  бераз гына эләгәчәк.

      Дүрт яфраклы клевер табу зур бәхет санала. Моннан тыш, кара тилгән өй түбәсенә утырса, бу якын арада сезгә бәхет елмаячак дигән сүз.

     Ерткыч кошлар торак йорт түбәсенә бик сирәк утыручан. Шуңа күрә мондый хәл булган икән, тиздән йорт хуҗаларының тормышында күңелле вакыйгалар башланачак дигән сүз. Бу – бәхетле никах та, ниндидер көтелмәгән акча кереме дә булырга мөмкин.

    Кара тилгәннән тыш, йорт түбәсенә оя корган ләкләк тә уңыш китерә. Ә менә кош тәрәзәгә бәрелсә, моны бәхетсезлеккә, диләр. Аның каравы, тәрәзә янындагы агачка утырган саескан тиздән өйгә көтеп алынган кунаклар киләчәген күрсәтә. Сулда ишетелгән күке тавышы тиз арада табышны булачагын аңлата.

     Уңыш билгеләрен еш кына үрмәкүчләр белән дә бәйлиләр. Әгәр үрмәкүч бүлмәнең бер почмагында пәрәвез үрсә, бу – байлыкка. Ләкин бу кагыйдә ачык төстәге үрмәкүчләргә генә кагыла. Кара бөҗәкләр – бәхетсезлеккә, имеш. Борын заманда әби-бабайлар әйтүенчә, кара бөҗәкләр фаразлаган бәхетсезлекне булдырмас өчен пәрәвезне себереп төшерергә, кулыңа бер буханка ипи, бер тәлинкә тоз алып, алар белән бөтен бүлмәләрне йөреп чыгарга кирәк. Ышаныргамы-юкмы бу хорафатларга –  һәркем үзе хәл итә.

     Ә менә үрмәкүч кием кесәсенә керсә, бу тиз арада байлык булачагын күрсәтә.

    Төшкә авырлы хатын төшкә керсә, зур бәхеткөтелә. Очраклы рәвештә чынаяктагы чәй түгелсә дә шулай ук уңышка булачак.

    Өйдән чыгып киткәндә барлык бүлмә ишекләрен ябарга кирәк. Бу гади гамәл йорттагы бәхеткә читкә китәргә ирек бирмәячәк.

     Бәхет һәм уңышны үзеңә тартып китереп була. Моның өчен иртән уң аягың белән торырга кирәк. Өйдәге көмеш савыт-саба бәхетне үзенә тартып тора. Ипине һәрвакыт биегрәк булган кырыйдан кисәргә кирәк.

    Күлмәгегезне кигәндә кулны башта уң җиңегезгә, аннары сул җиңегезгә тыгыгыз. Шул ук кагыйдә чалбарга да кагыла. Башта уң чалбар киелә, ә аның артыннан – сул чалбар.

   Юлга чыгар алдыннан һәрвакыт бераз утырып торырга кирәк, ул чагында сәфәр уңышлы узачак. Ышаныргамы? Үзегез карагыз, балыкны койрыгыннан ашый башларга киңәш итәләр. Чөнки бу да – уңышка.

     Бу гади кагыйдәләрне үтәп, Фортунаның яраткан кешесе булырга мөмкин. Моннан тыш, билгеләрнең бөек көченә ышанырга кирәк. Алар барысы да болай гына уйлап чыгарылмаган, ә кеше тәҗрибәсенең нәтиҗәсе булып тора. Кешеләр йөзләрчә еллар дәвамында тормышны, андагы хәл-вакыйгаларны, күренешләрне күзәткәннәр, чагыштырганнар, ә аннары инде үз күзәтүләреннән чыгып эш итә башлаганнар.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас