Робот үзенең уйлап табучыларына һөҗүм иткән (Видео)

Аны көчкә тынычландырганнар. 

Робот үзенең уйлап табучыларына һөҗүм иткәнРобот үзенең уйлап табучыларына һөҗүм иткән
Робот үзенең уйлап табучыларына һөҗүм иткән

Кытайда сынаулар вакытында кеше сыман робот контрольдән чыгып, көтмәгәндә бер инженерга һөҗүм иткән.

Видеода күренгәнчә, ул беркемне дә якын китерми, кизәнә, сугарга уйлый. Тынычландырыр өчен аны электр утыннан сүндереп куярга туры килгән.

Инженерлар аңлатуынча, машина үзенең уйлап табучыларын «үтерергә» теләмәгән, ә авып барган җиреннән баланс сакларга тырышкан.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас