Дөньяда ниләр бар?
25 апрель 2025, 13:40

НАТО Көнчыгыш Европада хәрби көчләрен арттыра

Киеренке хәлләрдә Русия катгый белдерүләр ясарга мәҗбүр. 

НАТО Көнчыгыш Европада хәрби көчләрен арттыраНАТО Көнчыгыш Европада хәрби көчләрен арттыра
НАТО Көнчыгыш Европада хәрби көчләрен арттыра

Кызганычка каршы, Украина конфликтында киеренкелек кимеми. НАТО Русия чикләренә якын җирләрдә гаскәрен урнаштыру планын яңгырата.
Ул "Һөҗүм йодрыгы"н булдырып, РФның көнбатыш чикләрендә хәрби контингентын арттыруын дәвам итә. Русия Хәвефсезлек советы секретаре Сергей Шойгу белдерүенчә, НАТОның Русия чикләренә якын урыннарда гаскәр туплавы соңгы елда 2,5 тапкырга арткан. Ул шулай ук Көнчыгыш Европада хәрби инфраструктурасын үстерүдән туктамый.
Шойгу билгеләвенчә, НАТО яңа хәрби әзерлек системасына күчә. Ул 10 тәүлек эчендә Русия чикләрендә - 100 мең, 30 тәүлек эчендә - 300 мең, 180 тәүлек эчендә 800 мең кешелек гаскәрен урнаштыру мөмкинлеген бирә.
НАТО илләре актив рәвештә хәрби техника сатып ала. Мәсәлән, Польша Көньяк Корея танклары һәм артиллерия корылмаларын алса, Балтыйк буе илләре оборона полосалары һәм НАТО гаскәрләре өчен базалар төзи. Шулай ук Норвегия, Бельгия, Нидерландия һавага каршы оборона (ПВО) системаларын яңарта, Америкадан F-35 самолетларын сатып алалар. Румыния һәм Бельгия F-16 тактик истребительләрен арттыра. Шойгу раславынча, НАТО илләренең хәрби чыгымнары Русия хәрби бюджетыннан 14 тапкырга артып китә.
Менә шундый киеренке хәлләрдә Русия катгый белдерүләр ясарга мәҗбүр. "Әгәр Русиянең тарихи җирләренә, тынычлык саклау максаты артына яшеренеп, НАТО үз гаскәрләрен кертсә, бу Өченче бөтендөнья сугышы куркынычын тудыра. Европада сәламәт акыллы сәясәтчеләр мондый сценарийны тормышка ашыру НАТО белән Русия арасындагы сугышка һәм арытаба Өченче дөнья сугышына китерә алуын яхшы аңлыйлар. НАТО тынычлык саклау максаты артына яшеренеп керткән гаскәрләрен үзләренең төп максатларын - Украина территориясе һәм аның ресурслары өстеннән контрольлек итүдә файдаланачак. Мондый тынычлык саклаучы гаскәрләрне интервентлар яисә оккупантлар дип атау дөресрәк булыр иде",- дип белдерде Русия Хәвефсезлек советы секретаре Сергей Шойгу.
11 апрельдә Русия тышкы разведка хезмәте Көнбатышның тынычлык саклау миссиясе белән Украина армиясенең хәрби сәләтен тергезү өчен 100 меңгә якын кешедән торган гаскәрен кертергә планлаштыруын белдерде. Хәер, Евросоюз үзенең бу явыз ниятен күптәннән ачыктан-ачык белдерә.
АКШ мондый хәлләргә карата карашын белдереп, НАТОның тынычлык урнаштыру көчләренең Украинага кертелүе икеле, чөнки Русия президенты Владимир Путин бу адымны берничек тә хупламачак, дигән фикерен яңгырата. Хәлләрнең көннән-көн киеренке төс ала баруы сәбәпле, Русия үзенең атом-төш сынауларын яңадан тергезергә мәҗбүр булачагы хакында белдерүләр ясый.

Фото: rbc.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас