Төбәккә яңадан ТНТ телеканалындагы «Битва сильнейших» шоуында катнашучылар килгән. Виктория Райдос, Юлий Котов һәм Максим Левин исемле күрәзәчеләрне халык танып алган.
Райман авылы халкы сөйләвенчә, ТВ-экстрасенслар елгага барган, шулай ук һәлак булучының йортында булган. Съемкалар төнгә кадәр дәвам иткән.
Үткән айда телешоу Шаран районының Яммәт авылында төшерелгән булган, диләр. Хәзер телевизордан гына күреп белгән экстрасенсларны Бакалы, Чакмагыш, Илеш районнарында гына күрәселәр калгандыр!..
Фото: in.pinterest.com.