Финляндиядә яшәүчеләр Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне янәдән тергезүгә әхлакый яктан әзер булырга тиешләр. Шулай дип белдергән ил президенты Александр Стубб.
"Без Финляндиядә кайсыдыр мәлдә мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәдә башланачагына әхлакый яктан әзер булырга тиешебез. Әлеге вакытта моның кайчан булачагын төгәл әйтеп булмый. Русия Финляндиянең һәрвакыт күршесе булды һәм булачак, 1350 колометр күршеләрчә мөнәсәбәтләр",- дигән сәясәтче.
Стубб белдерүенчә, Мәскәү белән Хельсинки арасындагы элемтәләрнең тергезелүе Украина конфликты тәмамлануына, шулай ук мөнәсәбәтләрне тергезү буенча фикер алышуларга бәйле булачак. Мәгълүм булуынча, соңгы елларда ике арадагы мөнәсәбәтләр Финляндиянең НАТОга керүе аркасында бозылган иде. Мәскәү Хельсинкиның бу адымын мәгънәсез дип саный, чөнки хәзер ике арадагы чик буенча Русия гаскәрләре һәм һөҗүм итү системалары пәйда булды.
Русиянең Финляндиядәге илчесе Павел Кузнецов белдерүенчә, ике арадагы мөнәсәбәтләр Хельсинки сәясәте аркасында җимерелде. Ике дәүләт арасында "тимер пәрдә" хәтта Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында да булмаган.
Фото: lentaruss.ru