Германия, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң беренче тапкыр, даими рәвештә үзенең гаскәрен чит илдә урнаштырырга карар иткән. Ул үзенең 45нче бронетанк бригадасын Литвада урнаштырачак. Бу — Русиягә каршы тору өчен НАТОның көнчыгыш флангын көчәйтү планы, ди ул.
Апрель башыннан тәүге 150 немец солдаты Вильнюс янында хезмәт итә башлаган. Руднинкай хәрби комплексын 2027 елга төзеп бетергәннән соң, анда 5 мең хәрби урнаштырмакчылар.
Русия белән чиктәш булган башка илләр дә корал шалтырата. Финляндия 2029 елга кадәр хәрби чыгымнарын оборона өчен эчке тулаем продукт җитештерүенең 3 % күләмендә арттырмакчы. Польша, Литва, Латвия һәм Эстония һәм шулай ук Финляндия пехотага каршы миналарны тыю турындагы Оттава конвенциясеннән чыгарга җыенуларын белдерә. Германия автомобиль заводлары хәрби техника җитештерүгә күчү планнарын яңгырата. Хәтта Швеция, ил хәвефсезлеген тәэмин итү өчен зарур адым дип, НАТО һәм Европа буенча күршеләре белән тыгыз оборона хезмәттәшлеге яклы ачыктан-ачык чыгыш ясый.
Фото: ria.ru