Дөньяда ниләр бар?
3 Апреля 2025, 10:51

Үз илендә качкын халәтендә

Израиль, ике ай  сугышны туктатып тору режимыннан соң, Газә секторына һөҗүмен тергезгән.

Үз илендә качкын халәтендәҮз илендә качкын халәтендә
Үз илендә качкын халәтендә

 Израиль оборона министры Исраэль Кац Газә секторында Израиль армиясенең хәрби операциясен киңәйтүен белдергән. Яңадан басып алынган территорияләр буфер заонасы кисәге булачак дигән ул.

         ХАМАСның утны туктату режимын озайту һәм тоткынлыкка төшерелгән яһүтләрне азат итү буенча Америка планын кабул итмәве сәбәпле һөҗүмне дәвам итәбез, дип белдергән Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяху. «Нетаньяхуның янәдән сугышка әйләнеп кайтырга карар итүе — ул Газә секторындагы Израиль тоткыннарына үлем карары чыгару дигән сүз»,— дип белдергән ХАМАС Палестина хәрәкәтенең сәясәт бюросы әгъзасы Иззат әр-Ришк. Израиль арадашчылар аша Газә секторында яһүт тоткыннарын азат итү буенча сөйләшүләр алып бара. Ләкин ул сөйләшүләр ут яңгыры астында бара, чөнки Нетаньяху ХАМАСка басым ясауны көчәйтүне нәтиҗәле дип саный.

         Үткән якшәмбедә Израиль армиясе Рафах районында хәрби операция башлануын игълан иткән. Аның максаты — Газә секторының көньягында хәвефсезлек зонасын киңәйтү. Шул сәбәпле Израиль армиясе ул төбәктә яшәүчеләрне әл-Масави гуманитар зонасына күченергә чакырган. Израиль җитәкчелеге ХАМАСның Газә секторында булуын кабул итмәячәген кат-кат белдерә. Палестина ягы исә, Израильне килешү шартларын сакламауда, сугышны туктату турында сөйләшүләр алып барырга теләмәүдә гаепли. Шулай ук ул сектордан яһүт гаскәрләрен чыгаруны таләп итә.

         Бүген Евросоюз илләре, Израиль, АКШ, Канада, Япония, Бөек Британия ХАМАСны террористик оешма дип саный. Ләкин Русия, Кытай, Төркия, Норвегия, Катар, шулай ук гарәп илләре аны террористик хәрәкәт итеп санамый.

Бу атнада Amnesty Internationl халыкара хокук саклау оешмасы Венгрия премьер-министры Виктор Орбаннан Будапештка сәфәре вакытында Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяхуны кулга алырга чакырган. Халыкара җинаять суды Палестина территориясендә кылган хәрби җинаятьләре өчен Нетаньяхуны кулга алырга ордер биргән.

Израильгә дөньяның көчле илләре  ярдәм күрсәткән бер вакытта Палестина яһүт дәүләтенә каршы ялгызы көрәшә. Дөрес, гарәп илләре Палестинага теләктәшлек күрсәтә, кайгы-борчуларын уртаклаша, ләкин Палестина—Израиль сугышына кысылмауны хуп күрәләр. Әгәр Якын Көнчыгыш картасына карсак, Израиль көчле һәм бай гарәп дәүләтләре арасында урнашкан.  Яһүтләр белән гарәпләр бер-берсен гомер бакый күрә алмыйлар. Ни өчен ярдәм итмиләр дигәндә, беренчедән, Израиль ярларында АКШның ике авианосецы тора, икенчедән, Израильнең атом бомбасы бар, өченчедән, элек Палестина көчле СССР яклавы астында булса, хәзер аның андый көчле терәге юк. Шуңа яһүтләр курку белми миллионнарча палестиналыларны туган җирләреннән сөрәләр. Палестиналылар бүген беркемгә дә кирәкми кебек, кызганыч…

Фото: nytimes.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас